26 октябрьда Арча муниципаль районы дәүләт автономияле социаль комплекслы хезмәт күрсәтү оешмасы “Мәрхәмәтлек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, янгынга каршы каршы оешма хезмәткәрләре, авыл җирлеге идарәсе вәкилләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәр өйләренә барды.
Арча районының 3 авылында өлкән яшьтәге гражданнар, ялгыз яшәуче I, II нче төркем инвалидлыгы булган затларның өендә янгын куркынычсызлыгы датчигы урнаштырылды. Шлуай ук янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелеп, буклетлар да тапшырылды.