Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар белән эшләр комплекслы һәм системалы рәвештә алып барыла. Шулай итеп, соңгы ике көн эчендә учреждение карамагындагылар Эбру арт-терапия мастер-классында, "Мастер сканворда" конкурсында актив катнашты.
Эбру техникасы мастер-классын КФУның Алабуга институты психология һәм педагогика факультетының 3 нче курс студентлары үткәрде.
Шулай ук, интернат-йорт хезмәткәрләре даими рәвештә фин йөреше, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча дәресләр дә үткәрә.