Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "PROFF навигатор" проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әлеге проект кысаларында 2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары “Генерирующая компания” ААҖендә булды. Балалар предприятие тарихы, җылылык һәм электр энергиясе җитештерү процессы белән танышты.
Шулай ук мәктәп укучылары Зәй политехник көллиятендә дә булып кайтты. Биредә көллият хезмәткәрләре абитуриентларга укырга кергәндә тәкъдим ителгән һөнәрләр турында сөйләде, ресурс үзәге җитештерү остаханәләре белән дә таныштырды.