Чистай интернат-йортында гимназия укучылары булды

2016 елның 28 октябре, җомга

Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өченче гимназия укучылары булып кайтты. Яшь кунаклар учреждение белән танышты, интернат-йортның эшчәнлеге турында презентация карады, үзәк карамагындагылар белән аралашты.

Әлеге интернат-йорткка килгән балалар "Игелекле йөрәк – игелекле куллар" Республикакүләм социаль проектлар конкурсында катнаша. Төркемнең җитәкчесе Гүзәл Горшкова программаның куелган максат һәм бурычлары турында сөйләде, учреждение администрациясенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International