Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә барлыгы 183 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид теркәлгән. Өлкәннәрнең физик, акыл һәм эмоциональ хәле начарая төшү сәбәпле, янгын куркынычсызлыгын саклау җитди мәсьәлә булып тора.
Шуңа күрә социаль хезмәткәрләр Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгын саклау отряды белән берлектә өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы турында аңлату әңгәмәләре алып бара.
Моннан тыш, өлкәннәргә инструктаж үткәрелә, белешмәлекләр таратыла.