"Наз" үзәге программасы социаль программалар конкурсында өченче урын яулады

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

2016 нче елның 28 нче октябрендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгында гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмалары арасында балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән Республикакуләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Балтач районы “Наз” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан эшләнгән “Семья +» проекты III урынны яулады һәм фотоаппарат белән буләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International