2016 елның 28 нче октябрендә «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәту комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәту автоном дәүләт учреждениясе белгечләре Республика күләмендәге «Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез мөнәсәбәтне профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү» дип исемләнгән ачык форумда катнашты.
Совет районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту булеге психологы Сөләйманова Н.Н. мәрхәмәтсез мөнәсәбәткә һәм көч куллануга дучар булган балалар белән тикшеру эшләрен үткәрүгә яраклаштырылган күп функцияле бүлмәне күрсәтте.
Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәту булеге психологы Яруллина А.Р. исә, «Ата-аналар һәм балалар арасында уңай мөнәсәбәт булдыру буенча тренинг оештыру» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Әлеге мастер-класс балигъ булмаган балаларга карата гаиләдә мәрхәмәтсез карашны профилактикалауга юнәлтелгән иде. Яруллина шушы өлкәдәге тәҗрибәсен социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән уртаклашты.