Баулы комплекслы үзәге социаль педагогы мәктәп укучылары белән төркемле дәрес уздырды

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы 1 нче гомүми белем бирү мәктәбендә "Күңел лабиринты" дип исемләнгән китап буенча төркемле дәрес үткәрде.

Социаль педагог балаларга караңгылыктан куркуны ничек җиңәргә, авыр хәлдә ресурсларны үзеңдә эзләргә кирәклеге турында аңлатты.

Фикер алышканнан соң, балалар әкиятнең бер өлешен сәхнәләштереп күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International