Зәй мәктәп укучыларын һөнәрләр белән таныштыралар

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "PROFF-навигатор" проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әйтик, шушы көннәрдә Зәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары "Тормыш кыйммәтләре һәм һөнәр сайлау" кинолекториясендә катнашты.

Укучылар һөнәрләр турында фильм карады, һөнәр сайлап алу буенча тест язды. Шулай ук, укучылар өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече индивидуаль консультация дә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International