Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренә бурычларын кайтарды.
Шулай итеп, Казан шәһәре “Аскострой” ҖЧҖ 11 хезмәткәренә 125 мең сум күләмендә хезмәт хакы буенча бурычын кайтарды.
Яңа Чишмә “Пищевик” ҖЧҖ 9 хезмәткәренә тоткарланган хезмәт хакы бурычын түләгән. Суммасы 99,8 мең сумны тәшкил итә.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.