Гражданнар оборонасы айлык кысаларында Казан "Апрель" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә эвакуацияләү һәм коткару чаралары буенча укыту күнекмәсе узды.
Чараның максаты булып гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә үзәк хезмәткәрләренең үз-үзен тотуын, янгын сүндерү ысулларын тикшерү торды.
"Хезмәткәрләрнең бердәм эшеннән үзәк карамагындагыларның тормышы хәл ителә. Шуңа күрә эвакуация дәресләре үз-үзеңне тоту механизмын яхшырты гына", – дип билгеләп үтте учреждение белгечләре.