Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәт эшчәнлеген торгызырга теләгән гражданнар өчен укулар оештыра

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

2016 елда беренче тапкыр эшсез гражданнар өчен һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри  укыту оештырыла, ул Россия Федерациясе законы нигезендә  картлык буенча иминият пенсиясе билгеләнгән һәм хезмәт эшчәнлеген башларга теләге булган гражданнар өчен оештырыла.

Әлеге укытуларга язылырга теләге булганнар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, Сөембәкә проспекты 43 йорт (43/20) 219 кабинет) адресы буенча мөрәҗәгать итә ала.  Үзең белән түбәндәге  документларны алып килергә: пенсия кенәгәсе, паспорт, хезмәт кенәгәсе.

Өстәмә мәгълүматны (8552) 52-46-16, 52-51-32 телефон номерлары буенча белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International