Татарстан башкаласында сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрелде

2016 елның 31 октябре, дүшәмбе

Кичә, 30 октябрь көнне, Казанда сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Чара Архангел зиратында башланып китте. Биредә җыелучылар корбаннарны бер минут тынлык белән искә алды.

Аннан соң Ленин бакчасында сәяси репрессия корбаннары һәйкәле каршында митинг булды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел Буе районнары администрация башлыгы урынбасары Алсу Асадуллина, пенсионер һәм инвалидлар иҗтимагый гуманитар оешмасының вәкилләре һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International