Шушы көннәрдә Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре туган якны өйрәнү музеенда сәяси репрессия корбаннарын искә алуга багышланган чара оештырды.
Чарада социаль куркыныч хәлдә булган һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләдән 12 бала һәм ике мөмкинлеге чикләнгән бала катнашты.
Чараның максаты булып сәяси репрессия корбаннары истәлегенә хөрмәт хисе, патриотик хисләр тәрбияләү торды.
Ахырда балаларга мавыктыргыч экскурсия оештырылды.