Түбән Кама "Веста" үзәге карамагындагылар каникулын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре яшь тамашачы театрына экскурсия оештырды. Чарада социаль ярдәм күрсәтелгән 20 бала катнашты.

Әлеге чараның максаты булып балигъ булмаганнарда эстетик зәвык тәрбияләү һәм театр сәнгате белән таныштыру торды. Балалар спектакльне башыннан ахырына кадәр зур игътибар белән карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International