Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Сәйдәш Нурлары" Балалар-музыкаль-эстетик студиясе программасы буенча чираттагы дәрес узды.
Чара барышында балалар милли бәйрәмнәр белән танышты, Халыклар бердәмлеге көне тарихы турында белде. Шулай ук, тәрбияче презентация дә күрсәтте.