Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдән коррупциягә каралган мөрәҗәгать саны кимеде. Бу турыда "Татар-информ" мәглүмат агентлыгында узган конференциядә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров хәбәр итте.
Спикер билгеләп узганча, 2014 елда мондый мөрәҗәгатьләр саны 21не тәшкил итә.
“ЕГРЮЛ һәм ЕГРИП базасы буенча 2016 елның 9 аенда Министрлыкта дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын башкаручы 46 кандидатның эше тикшерелде. Шуның белән бергә, Министрлыкның 320 хезмәткәренең 2015 елга керем, чыгым, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында белешмәләргә анализ да ясалды” – дип билгеләп үтте Гафаров.
Шулай ук, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Республикада 1,7 миллионнан артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелә дип сөйләде. Бүгенге көндә министрлык барлыгы 86 төр хезмәт күрсәтә, шуларның 79ы социаль түләүләргә караган.
Моннан тыш, социаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү коррупцияне киметергә дә ярдәм итәчәк дип искәртеп үтте Марат Гафаров.