Менделеевск социаль приюты хезмәткәре "Чикләрсез сәнгать" конкурс-фестивалендә катнашты

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

2016 елның октябрь аенда Казан дәүләт мәдәният институтының концертлар залында I Бөтенроссия "Чикләрсез сәнгать" иҗади гаилә конкурс-фестивале узды. Әлеге конкурсны оештырырга теләк белдерүче һәм идея белән илһамландыручы булып РФ һәм ТР халык артисткасы Венера Ганиева торды.

Менделеевск районын "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Татьяна Чернова һәм аның гаиләсе тәкъдим итте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Никифоровлар гаиләсе "Музыкаль гаилә" номинациясе лауреаты булды һәм гала-концертта чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International