ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 нчы елның  3 нчы ноябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  халыкара  “Ак таяк” айлыгы  уңаеннан  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Мөмкинлекләрнең чиге юк” дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чарада  өлкән  яшьтәге 28 инвалид  катнашты.

 

Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 3 нче ноябрьдә “Фабрика предпринимательства” проекы кысасында Зарипов Ш.М. житәкчелегендәге студенлар тарафыннан  “Кызык янәшәдә” акциясе уздырылды. 

2016 елның 2 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Иске Җөри авылы территориясендә куп балалы гаиләләргә дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы ярдәмендә эшләү тәртибен аңлатты.

 


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 нче елның 2 ноябрь көнне Арча районы “Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләре “Түгәрәк өстәл” артында профилактик учетта торучы ата-аналар белән очрашу үткәрде.

 

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар китапханәсе хезмәткәрләре булып кайтты.

 

1 ноябрьнең 2016 елында республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 029 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда, 234 кешегә азрак.

 

2016 нчы елның 1 нче ноябрь көненә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 221 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 181 кешегә азрак.

 

26 нче октябрьдан алып 1 нче ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 105 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. Шулай ук, иң күп эштән киткән 82 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.

 

12 эшсез шәһәрдәшебез «Маникюрчы» һөнәре буенча укуларын тәмамладылар.

Мәшгульлек үзәге ЮБУ «ТИСБИ» Идарә университеты» белән берлектә эшсез гражданнар өчен “Маникюрчы” һөнәренә укыту оештырды.

2016 елның 1 ноябрендә уку квалификация имтиханы тапшыру белән  төгәлләнде. Имтиханны уңышлы тапшыру өчен осталыкны һәм үзләштергән күнекмәләрне күрсәтү, шулай ук имтихан комиссиясе әгъзаларының сорауларына җавап бирергә кирәк иде. 

Кичә Әлмәттә “2016-2017 елларда хезмәт һәм мәшгульлек законына үзгәреш кертү” темасына семинар-киңәшмә узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш 280 эш бирүчеләр вәкилләре катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International