"Изгелек" үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен шигъри чара оештырылды

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

1 нче ноябрь көнне  Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль ярдәм күрсәтү  бүлеге хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы һәм психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Көзге хисләр – көзге моңнар” дип исемләнгән чара үткәрде.

Чараның максаты булып әдәби хисләр, җыр-моң аша Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәниятенә хөрмәт хисе тәрбияләү торды

Шулай ук, дәрес барышында музыка, төсләр һәм психологик күнегүләр аша мөмкинлекләре чикләнгән 49 бала бер-берсенә киңәшләр бирде, матур итеп аралашырга өйрәнде, кәефне күтәрү серләренә төшенде.

Ахырда катнашучыларга мактау сүзләре җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International