Питрәч “Шатлык” приютында “Кеше хокулары Әлифбасы” дигән программа буенча ачык дәрес үткәрелде. Социаль педагог Закалова балаларны “Кеше хокуклары декларациясе һәм “Конвенциясе” белән таныштырды.
Биредә катнашучылар әкият геройлары һәм әдәби әсәрләр үрнәгендә бала хокуларын тикшерде, хокук турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерде, ребуслар чиште, сюжетлы уеннар уйнады.
Мондый чаралар балаларның сәлатләрен үстерүгә зур ярдәм итә. Группа эшләгәндә коммуникатив осталык үстерүгә, хокук кигезләрен формалаштыруга булыша.