Иртәгә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Кичә Зәйдә “Дөнья күрергә өйрәнәм” проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара үткәрелде.
"Волонтер" үзәге студент-волонтерлары Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырып кайтты.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Русских үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
2016 нче елның 8 ноябрендә Балтач районы “Наз” тернәкләндерү үзәгенә Куныр мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килде. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган концерт бик күңелле узды.
"Осталык баскычы" технологияләре кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәре Лилия Курбатова яшүсмерләр белән очрашу үткәрде.
Бүген Алабуга районы буеняча РФ эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәре Татьяна Казанцева “Наркотиклар һәм закон” темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Чарада Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар катнашты.
11 ноябрь көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама кадрлар хезмәте хезмәткәрләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 7 нче ноябрьдә тәрбияче Степанова И.В. 1941нче елны 7нче ноябрьдә узган хәрби парад турында дәрес уздырды.
2016 нчы елның 8 нче ноябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Хайбулова Рәмзия һәм Хаҗарова Мәдинә китапханә хезмәткәре Мартынова Ләйсән белән берлектә “Беренче дөньякүләм сугыш геройларын искә алу” хронограф кичәсе үткәрде. Кичәдә мөмкинлекләре чикләнгән 49 кеше катнашты.