Зәй балалар бакчасындә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында сөйләделәр

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Кичә Зәйдә “Дөнья күрергә өйрәнәм” проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы чара үткәрелде.

Шулай итеп, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре һәм Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы юл хәрәкәте иминлегенә багышланган чара уздырды. Әлеге чарада "Тату гаилә" балалар бакчасында тәрбияләнүче начар күргән балалар катнашты.

Уен формасында балаларга юлда йөрү кагыйдәләре, юлны ничек чыгарга, юлда балалар нинди хаталар эшләве турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International