Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Русских үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбиляр Киров өлкәсе Унинский районы Вороны авылында туып үсә. Үзенең туган көнендә, ягъни 1943 елның 7 ноябрь көнендә ул сугышка китә. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң Анатолий Русских 1957 елга кадәр армиядә хезмәт итә.