«Наз» үзәгендә хәйрия концерты узды

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

2016 нче елның 8 ноябрендә Балтач районы  “Наз” тернәкләндерү үзәгенә Куныр  мәдәният йорты хезмәткәрләре хәйрия концерты белән килде. Закирова Разия Гайфетдин кызы җитәкчелегендә оештырылган  концерт бик күңелле узды.

Концерт программасында дәртле биюләр, моңлы җырлар, баянист  Зиятдинов Фәнис һәм гармунчы Зиятдинов Зөлфәтнең моңлы көйләре  белән бергә аралашып  барды.  Йөрәк түреннән чыккан җырлар хәрберсе үзенә бер тарихка ия иде. Концерт көчле алкышлар белән тәмамланды.

“Наз” үзәгендә тернәкләнү узучы инвалидлар, пенсионерлар Куныр  мәдәният йорты хезмәткәрләренә үз теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International