"Волонтер" үзәге студент-волонтерлары Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырып кайтты.
Әлеге чараның максаты булып балаларның иҗади хыялын үстерү, аларда яхшы кәеф күтәрү торды. Волонтерлар төркем һәм индивидуаль уеннар үткәрде, гитара музыка коралында уйнарга өйрәтте.