2016 нчы елның 8 нче ноябрь көненә Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4464 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 15 кешегә азрак.
2 нче ноябрьдан алып 8 нче ноябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 199 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 78 дәүләт идарәсе һәм хәрби куркынычсызлык белән тәэмин итү өлкәсендә эшләгән.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2016 нчы елның 8 нче ноябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 190 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 161 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,69% күрсәткечендә саклана.
Иртәгә Казан шәһәре Киров районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
23 ноябрь көнне "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линиядә әңгәмә узачак.
“Күчмә кадрлар бүлеге” очрашулар циклы кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр һәм район гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәре "Витязь" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында армспорт һәм дартс буенча чемпионат узды.
Бүген Нурлат дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмалары хезмәткәрләренең территориаль һөнәр берлеге утырышында районның иң яхшы социаль партнерлары һәм профсоюз активистларын хөрмәтләделәр.
Саба "Турай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты белгече Галина Гордеева әхлак нормалары темасына дәрес үткәрде.
Мамадыш районында "Надежда" балалар сәламәтләндерү лагере һәм Зверосовхозский урта мәктәбенә чираттагы ведомствоара рейдлар оештырылды.