Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балалар өчен "Сәламәтлеккә карата дөрес позиция формалаштыру" дип исемләнгән тренинг дәресе узды.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Гондыр авылында яшәүче иң өлкән кешесе Васильева Ольга Васильевнаны Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге белгече Гөлнара Якупова, Шубан авыл җирлеге башлыгы Раиф Мөҗиповлар котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Медицина колледжы студентлары Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гериатрия буенча практика уза.
10 ноябрьдә Чаллыда гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.
Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләренә бурычларын кайтарды.
Менделеевск "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен 86 нчы янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды.
Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Ирина Фотина һәм Раисә Алпыспаева "Җәлил" күңел ачу комплексы администрациясе белән берлектә балалар өчен кинотеатрга экскурсия оештырды.
Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Асылташ” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән очрашу оештырды.
Бүген Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юрисконсультанты "Закон буенча яшә" дип исемләнгән хокукый чара үткәрде. Әлеге чарада күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдән 20 балигъ булмаган бала катнашты.
Бүген Министрлыкта чираттагы видеоконференция режимында киңәшмә узды. Биредә территориаль органнар һәм министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, шулай ук, районнарда социаль яклау бүлеге башлыклары да катнашты.