Алабуга "Яңа йорт" приюты карамагындагылар полиция бүлеге хезмәткәре белән очрашты

2016 елның 8 ноябре, сишәмбе

Бүген Алабуга районы буеняча РФ эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәре Татьяна Казанцева “Наркотиклар һәм закон” темасына профилактик әңгәмә үткәрде. Чарада Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар катнашты.

"Иң мөһиме шунсын истә тотарга кирәк: наркотик ул кеше өчен зарарлы нәрсә. Наркотиклар таратучы җинаятьче, һәм моның өчен иртәме-соңмы җавап бирергә туры киләчәк. Сәламәтлекне сакларга кирәк!", – дип билгеләп үтте полиция капитаны Татьяна Казанцева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International