11 ноябрь көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама кадрлар хезмәте хезмәткәрләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак.
Әлеге ярминкәдә эш эзләүчеләргә эретеп ябыштыручы, слесарь, слесарь-ремонтчы, стропальщик, транспортировщик, штамповщик, грузчик, маляр, кладовщик кебек вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Чара сәгать 10:00да Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты 37б адресы буенча үткәреләчәк.