Түбән Камада мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

Иртәгә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Эш эзләүчеләргә тубәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: монтажчы, пешекче, киң профильле сатучы, инженер-технолог, кладовщик, контролер инспекторы, персонал буенча менеджер, техник-технолог һ.б.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе сәгать 10.00да Түбән Кама ш., Бызова 20а, 222 нче каб. адресы буенча узачак. Белешмәләр өчен телефон: (8555) 42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International