ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 нчы елның 11 ноябрендө Арча “Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләренең Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Гильмуллин Р.Г. белән очрашу булып узды.

 

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Автозаводской һәм Үзәк районнары буенча бүлек мөдире 3 нче шәһәр сырхауханәсе табиблары белән мәгълүмати очрашу оештырды.

 

"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Яр Чаллы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диляра Зарипова инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән "Гаҗәеп һәм таныш дөнья" дип исемләнгән төркемле психологик дәрес үткәрде.

 

Халыкара сукырлар көне уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан "Мин дөньяны йөрәгем белән күрәм" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.

 

Халыкара логопед көне кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре коллегалары логопед-дефектолог Людмила Тифорова, логопед Ольга Гаврилова һәм Лариса Коробейникованы бәйрәм белән котлады.

 

Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләһәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы "Ата-аналар университеты" эшчәнлеге кысаларында чираттагы дискуссия үткәрде.

 


13
ноябрь, 2016 ел
якшәмбе

2016 нчы елның 13 нчы октябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзәк хезмәткәрләре телсезләр җәмгыяте белән берлектә “Көзге бал” чарасы үткәрде. 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Үз кулың белән бүләк яса” акциясе узды. Әлеге акция өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Балтач “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы өлкәннәрне юбилейлары белән котлау гадәткә керде.

2016 нче елның 13 октябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International