"Наз" үзәгендә тернәкләнүчеләр социаль активлыгын арттыра

2016 елның 13 ноябре, якшәмбе

2016 нче елның 13 октябрендә “Социаль туризм» программасы кысаларында Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай иҗатына багышланган “Тукай – Кырлай” музеенда экскурсиядә булдылар.

Г.Тукайның музеена кергәч тернәкләнүчеләр әкият иленә чумды. Аның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре тормышчан, әхлак тәрбиясенә нигезләп язылган. Өлкәннәр әлеге музейда аның истәлегенә куелган сыннар, язучыны  тасвирлаган күптөрле материаллар, әкият геройлары, язучының китаплары белән танышты. Экскурсия ахырында тернәләнүчеләр музей хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткереп, иҗат уңышлары теләде.

Әлеге чаралар инвалидларның һәм пенсионерларның социаль активлыгын  һәм аралашу мөмкинлеген арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International