Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өлкән яшьтәгеләргә карата ихтирам хисе тәрбияли

2016 елның 13 ноябре, якшәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә “Үз кулың белән бүләк яса” акциясе узды. Әлеге акция өлкән яшьтәгеләргә хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән.

Чара Халыкара өлкәннәр көненең әһәмияте турында фикер алышу белән башланып китте. Аннары белгечләр өлкәннәргә карата игътибарлы булырга, аларны хөрмәт итергә, ярдәм кулы сузырга өйрәтте.

Ахырда балалар өлкәннәргә үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International