2016 нчы елның 11 ноябрендө Арча “Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләренең Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Гильмуллин Р.Г. белән очрашу булып узды.
Очрашу барышында республикадагы янгын куркынычсызлыгы торышы буенча статистик мәгълүматлар җиткерлде.Тормыш- көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү, күп балалы һәм социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү урыны буенча электр җылыткычларын, электр челтәрен, газ җиһазларыннан файдалануда контрольның көчәюе турында әңгәмә алып барылды.