2016 нчы елның 13 нчы октябрендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә үзәк хезмәткәрләре телсезләр җәмгыяте белән берлектә “Көзге бал” чарасы үткәрде. Үзәк белгечләре Рәмзия Гайнетдин кызы белән Роза Хамбал кызы чарада төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырды. Чарадагы 42 кеше барлык уеннарда актив катнашып, призлар алды. Чараның максаты булып ике оешма арасында дуслык җепләрен ныгыту торды. Көзнең матур төсләре, уңышның байлыгы, уеннарның кызыклыгы инвалидларның кәефен күтәрде.