Халыкара сукырлар көне уңаеннан министрлык карамагындагы учреждениеләрдә тематик чаралар узды

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Халыкара сукырлар көне уңаеннан Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре тарафыннан "Мин дөньяны йөрәгем белән күрәм" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрелде.

Буа шәһәре ял үзәгендә шулай ук Халыкара сукырлар көненә багышланган чара узды. Биредә социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты урынбасары Лилия Садретдинова, Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рәфыйк Җәләлов һәм иҗтимагый оешмалар катнашты.

Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы исә начар күрүче инвалидлар белән релаксацион дәрес үткәрде.

Шулай ук, Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә шәфкать туташы Лидия Чернова үзәк карамагындагыларга сукырлар җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International