Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләһәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы "Ата-аналар университеты" эшчәнлеге кысаларында чираттагы дискуссия үткәрде.
Чарада социаль адаптациядә авырлыклар кичергән балалар тәрбияләүче ата-аналар, шулай ук гаилә эчендә конфликтлары булган әти-әниләр катнашты.
Дәрес барышында "Домострой" темасына кагылган фикер алышу узды. Шулай ук, ата-аналарга буклетлар таратылды.