Шәһәр сырхауханәсендә "Ышаныч" үзәге белгечләре мәгълүмати очрашу оештырды

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге Автозаводской һәм Үзәк районнары буенча бүлек мөдире 3 нче шәһәр сырхауханәсе табиблары белән мәгълүмати очрашу оештырды.

Сырхауханә хезмәткәрләренә үзәк эшчәнлеге, социаль хезмәт күрсәтүгә шартлар һәм кабул итү тәртибе турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук, “Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” пилот проектын тормышка ашыру турында да әңгәмә барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International