ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Буа “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 11 сыйныф кызлары белән “Киләчәкне кайгырту” программасы кысаларында “Мәхәббәт”, “Дуслык” темасына багышланган чара уздырды. 

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Михаил Таль истәлегенә багышланган шахмат-шашка турниры узды.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Сбербанкның мәдәни акциясе кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Сбербанк ҖАҖ 8610 нчы номерлы "Банк Татарстан" хезмәткәрләре булып кайтты.

 

Интернет челтәрендә "Россиядә эш" хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль портал үз эшен дәвам итә. Әлеге порталда Россия Федерациясе төбәкләреннән 1,13 млннан артык вакансияләр тәкъдим ителә. 32 мең вакантлы эш урыны исә Татарстан Республикасы оешмаларыннан килеп ирешкән.

 

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Исем бәйрәмен үткәрүче” көне узды.

Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2017 нче елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2017 нче елга 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.

 

16 ноябрь көнне Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

 

Шушы көннәрдә Югары Ослан инвалидлар һәм өлкәннәр интернат-йортында Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе хезмәткәрләре булып кайтты.

 

2016 нчы елның 11 ноябрендө Арча “Мәрхәмәтлек” үзәге хезмәткәрләренең Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Гильмуллин Р.Г. белән очрашу булып узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International