"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Яр Чаллы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диляра Зарипова инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән "Гаҗәеп һәм таныш дөнья" дип исемләнгән төркемле психологик дәрес үткәрде.
Дәрес релаксацион күнегүдән башланып китте. Чараның икенче өлешендә мандала-терапия кулланылды. Әлеге күнегү хатын-кызларга буяулар һәм төсле карандашлар ярдәмендә эчке дөньясын ачырга өйрәтте.
Оештыручы сүзләренә килгәндә барлык катнашучылар да оештырылган чарадан канәгать калды.