ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

"Сәламәтлек территориясе" программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә "Сәламәт яшәү рәвеше" стенгазетасы ясау буенча чара оештырылды.

 

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә балалар Гәлимуллина Сөмбелнең әбисе, хезмәт укытучысы  Шәрипова Найлә Багизовна җитәкчелегендә  төрле кул астындагы материаллардан фото сүрәтләр өчен рамкалар ясады.

Хәзерге вакытта Мамадыш "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Татар Текашево авылының ветераннарын кабул итү эше бара.

 

Чистай психоневрологик интернат белгечләре шашка турниры оештырды.

 

15 ноябрьдә “Шатлык” притында “Халык уеннары: Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дип исемеләнгән  кичә узды. Чараның максаты булып балаларны халык уеннары белән кызыксындыру торды. Кичә мәктәп яшендәге балалар белән үткәрелде.

 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кунакта булдылар. Иҗат кичәсе язучы Николай Карамзин истәлегенә багышланган иде.

 

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе карамагындагылар үзәк китапханәсендә булып кайтты. Биредә кунакларга танып белү-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.

 

Бүген Кукмара "Шәфкать" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кукмара районы эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча район бүлеге хезмәткәре белән очрашу узды.

 

Буа “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре 11 сыйныф кызлары белән “Киләчәкне кайгырту” программасы кысаларында “Мәхәббәт”, “Дуслык” темасына багышланган чара уздырды. 

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Михаил Таль истәлегенә багышланган шахмат-шашка турниры узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International