Интернет челтәрендә "Россиядә эш" хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль портал үз эшен дәвам итә. Әлеге порталда Россия Федерациясе төбәкләреннән 1,13 млннан артык вакансияләр тәкъдим ителә. 32 мең вакантлы эш урыны исә Татарстан Республикасы оешмаларыннан килеп ирешкән.
Шунсын билгеләп үтергә кирәк, "Россиядә Эш" порталының барлык хезмәте эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр өчен дә бушлай күрсәтелә.