Татарстанның өч оешмасы хезмәт хакы бурычларын кайтарды

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, «СМТ-Интех» ҖЧҖ (Казан шәһәре) хезмәткәренә хезмәт хакын түләү буенча бурычын кайтарды. Суммасы 44,3 мең сумны тәшкил итә.

Шулай ук, «Привольное» ҖЧҖ (Алабуга районы) 155 хезмәткәренә һәм Мамадыш РАЙПО 54 хезмәткәренә өлешчә хезмәт хакы бурычын кайтарган. Суммасы 1248,4 һәм 550,5 мең сумны тәшкил итә.

Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International