Татарстан Республикасы җирлегендә эшчәнлек алыр баручы эш бирүчеләр өчен методик ярдәм күрсәтү максатыннан 2017 нче елга производство календаре эшләнде. Календарьдә ай, кварталлар һәм тулаем 2017 нче елга 40, 39, 36, 35 һәм 24 сәгатьлек эш көннәре белән эш вакыты нормасы һәм 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы өчен ял һәм эш көннәре саны китерелгән.
Шулай итеп, Татарстан Республикасында 2017 нче елда 2 ял көне, 5 эш көне булган эш атнасы белән исәпләгәндә 245 эш көне булачак, шул исәптән эш вакыты бер сәгатькә кимегән 5 кыскартылган эш көне көтелә (22нче февраль, 7нче март, 29 һәм 31нчы август, 3нче ноябрь). Ял көне исә 120 көнгә исәпләнә, шул исәптән 18 ял көне һәм өстәмә 2 ял көне ( 24 нче февраль һәм 8 нче май).
Производство календаре һәм эш вакыты аңлатмасы белән Министрлык сайтында “Производство календаре” дигән бүлектә яки әлеге сылтама аша узып танышырга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/proizvodstvenniy-kalendar.htm.