Шушы көннәрдә Югары Ослан инвалидлар һәм өлкәннәр интернат-йортында Татарстан Республикасы шәфкать туташлары ассоциациясе хезмәткәрләре булып кайтты.
Инвалидлар декадасы уңаеннан кунаклар интернат карамагындагылар өчен бүләкләр әзерләгән иде. Әлеге чарада сәламәтлек саклау министрлыгының шәфкать туташы эшчәлеге буенча штаттан тыш белгече, Төбәкара клиник-диагностика үзәге персонал белән эшләү бүлеге директор урынбасары Аида Сафина катнашты.