16 ноябрь көнне Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада дүрт предприятие һәм оешманың түбәндәге кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак: "Трепаза-17" ҖЧҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, Казан шәһәре Совет районы буенча Татарстан Республикасы Хәрби комиссариат бүлеге, "КазХимНИИ" АҖ.
Эш эзләүчеләргә телемаркетинг бүлеге операторы, контакт-үзәк операторы, официант, пешекче-универсал, электрик, механик, сапер, снайпер, менеджер, консультант, тегүче һәм башка һөнәрләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә сәгать 9.00да Казан ш., Журналистлар ур., 13а. адресы буенча башланачак.