Алабуга интернат-йортында күңел ачу чаралары оештырылды

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Михаил Таль истәлегенә багышланган шахмат-шашка турниры узды. Чара барышында үзәк карамагындагылар танылган шахматистның тормышы, уңышлары һәм биографиясенең кызыклы фактлары белән танышты, төрле видеоматериаллар карады. Аннан соң өлкәннәр турнирны башлап җибәрде.

Шулай ук учреждениедә яшәүчеләр өчен "Караоке-блюз" дип аталган музыкаль чара да оештырылды. Ике командага бүленеп, өлкәннәр конкурсларда катнашты, җырлар җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International