ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләренең план чыгышы узды. Әлеге чыгыш авыл җирлегендә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү сыйфатын тикшерү максатыннан оештырылды. Чара барышында барлыгы 18 пенсионер һәм инвалид тикшерелде.

 

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты. Китапханәче актриса, җырчы һәм композитор Сара Садыйковага 110 ел тулуына багышланган "Калфаклы сандугач" дип исемләнгән чара әзерләгән иде.

 

Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында Бөгелмә “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары катнашында тематик чаралар үткәрелде.

 

"Ветеранга ярдәм ит" акция кысаларында "Волонтер" үзәге волонтерлары Лениногорск “Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Әминә Раджанова Бөек Ватан сугышы ветераны Хамат Хөсәенов һәм аның хатынын хезмәт ветераны Әлфия Шафикова янына бардылар.

 

Шушы көннәрдә Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Экологик Ирекле Оешма әгъзалары– студентлар булып кайтты. Кунаклар "Синичкин көне" дип аталган танып-белү уен чарасы әзерләгән иде.

 

"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" " гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Дилярой Зарипова тарафыннан инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар белән төркемле психологик дәрес үткәрелде.

 

Кукмара “Мәрхәмәтлек” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында тернәкләнү узучы инвалид балалар, аларның әти-әниләре һәм учреждение хезмәткәрләре өчен Кукмара янгын бүлегенең күзәтчелек эшчәнлеге буенча өлкән инспекторы белән очрашу оештырылды.

 

Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Татьяна Цыбина балигъ булмаганнар белән тирә-юнь дөнья белән танышу дәресе үткәрде.

 

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең мобиль бригадасы Чаллы, Б Кариле, Буратасы, Балчыклы, Караталга, Ст.Барышево, Картапа авыл җирлекләрендә булып кайтты.

 

17 ноябрьдә “Шатлык” социаль приты белгече Закалова О.Ю. “Без Сталинград диварларыннан җиңүгә килдек” дип аталган дәрес уздырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International