"Без бергә" клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" " гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Дилярой Зарипова тарафыннан инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар белән төркемле психологик дәрес үткәрелде.
Чараның максаты булып психоэмоциональ көчәнешне төшерү һәм катнашучыларның эчке каршылыкларын хәл итү торды.
Чара релаксацион күнегүләрдән башланып китте. Дәреснең икенче өлешендә мандала-терапия кулланылды. Әлеге терапия хатын-кызларга төсле буяулар ярдәмендә эчке дөньясын ачарга ярдәм итте.
Дәрес ахырында һәр катнашучы үзенең кичерешләре турында сөйләде, гармония хисе күтәрелүен билгеләде.